Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 декабрь 2018, 15:00

Көнкүреш калдыкларын бәйрәм көннәрендә дә җыячаклар

2019 елның 1 гыйнварыннан 3 санлы төбәк операторы үз вазыйфаларын үти башлаячак.

Чүп җыючы машиналары бәйрәмнең беренче көннәреннән үк маршрутларга чыгачак. Яңа ел каникуллары чорында компания рейслар санын арттыра.
“1 гыйнвар киченә үк калдыклар санының артуына әзербез, чөнки Яңа ел – халык ныклы әзерләнә торган бәйрәм. Моның өчен линиягә өстәмә машиналар чыгарабыз”, - ди “ЭКО-Сити” төбәк операторы генераль директоры Семен Земсков.
Каты коммуналь калдыкларның контейнерларда җыелуы һәм башка штаттан тыш хәлләр килеп туу турында халык 8-800-700-49-00 кызу линиясе телефонына хәбәр итә ала.
Шулай ук төбәк операторы контейнер мәйданчыклары тирәсенә шәхси автомобильләрне куймауны сорый. Алар чүп төягеч машиналарның юлына киртә булачак һәм калдыклар түгү эшләрен җитди катлауландырачак.
Читайте нас: