Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 декабрь 2018, 12:01

Уңайлы һәм җылы булсын!

Республикада күпкатлы йортларда яшәүчеләр кайнар су һәм җылылык өчен түләү буенча компанияләр белән турыдан-туры килешүләргә күчә. Бу хакта “Башкортстан җылылык бүлү челтәрләре” (“БашРТС”), “Уфа инженерлык челтәре” муниципаль унитар предприятиесе (“МУП “УИС”) һәм “Башкортстан генерация компаниясе” (“БГК”) экспертлары бәян итте.

Алар, идарә итү компанияләреннән китеп, туры бәйләнеш булдыруның берничә сәбәбен атый. Беренчедән, бу компанияләр, әллә чын, әллә юри дигәндәй, еш кына исәпләүләрдә хаталана, димәк, халык тиешеннән артык түли. Икенчедән, идарә итү компанияләре бурычларга батты, һәм аларның кайберләре үзенең мөшкел хәлен гражданнар исәбенә яхшыртырга уйлый.
— Бүген идарә итү компанияләрендә проблемалар тулып ята, кызганычка каршы, безгә еллар буе акча түләмәгәннәре дә бар. Алар башкару кәгазьләре буенча гына түли. Шуларның күпчелеген без бүген турыдан-туры килешүләргә күчердек, — ди “БашРТС” предприятиесе директоры урынбасары Ирина Попова.
Экспертлар белдерүенчә, яңа системага күчү хезмәтләр өчен түләүне үтәкүренмәле итәчәк. Беркая да барып йөрергә, яңа исәпләгечләр (счетчик) куярга кирәкми. Мәгълүматлар белән гражданнар әлеге оешмаларның колл-үзәкләрендә җентеклерәк таныша ала.
Шунысын да билгеләү зарур: турыдан-туры килешүләргә күчү теләк буенча башкарыла. Әгәр дә сезнең идарә итү компаниясе бурычлылар исемлегендә икән (исемлекләр әлеге оешмалар сайтларында бар), акчагыз турында хәстәрлек күрү комачауламас.
— Компаниянең бурычы юк икән, без үзебезгә көчләп күчермәячәкбез. Күчүнең төп максаты — исәпләүләрне гадел башкару, кеше үз акчасының чимал белән тәэмин итү оешмасына тулы күләмдә барып җитүенә ышансын өчен. Килешүләр электрон төрдә төзелә. Без гражданнарга уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, — диде Ирина Попова.
Резеда ФАЗЫЛОВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: