"Беренче балага - 300 мең сум" республика программасы элекке республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән гамәлгә ашырыла башлаган иде.
Киләсе елдан беренче бала тугач түләнелә торган 300 мең сум акча һәркемгә дә тапшырылмаячак, моңа кагылышлы республика программасы да озайтылмаячак.
Бу акчаны ташламаларга ия гражданнар гына алачак. Бу очракта да 2019 елның 1 июленә кадәр кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
2019 елның 1 гыйнварына кадәр туган беренче балаларга бу үзгәрешләр кагылмаячак.