Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 11:15

Киләсе елда ниләр кыйммәтләнә?

Киләсе елга бензин, тәмәке, шәраб һәм автомобильләргә хаклар артачак.

Русия Үзәк банкының "Акча-финанс сәясәте турында" чыгышыннан шулар билгеле булган. Ягулык белән тәмәке - 4,6, алкоголь - 0,9, автомобиль 0,2 процентка артачак.
Инфляциянең дә 4тән 5-5,5 процентка кадәр җитүе көтелә. Бензинга хак арту сәбәпле, көнкүреш техникасы, кием-салым, электроника, транспорт хезмәтләренең бәясе дә күтәреләчәк. Бу, шулай ук, икмәк, яшелчә-җимеш хакларында да чагылачак.
Кыскасы, хаклар бөтен нәрсәгә дә артачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: