Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 декабрь 2018, 12:58

Бәйрәм табыныгызны бизәргә әзерсезме?

Яңа ел – бөтен гаилә белән бергә җыелып каршы алына торган җылы бәйрәм.

Аны һәркайсыбыз көтеп ала, ниндидер могҗизага ышанасы килә. Һәр хуҗабикә бәйрәм табынын мул итеп әзерләргә тырыша.
Яңа ел табыны мул да, зәвык белән бизәлгән дә булса, якыннарыгыз сезнең тырышлыкны югары бәяләр. Моның өчен әллә ни зур чыгымнар да таләп ителми. Бары тик бераз фантазия һәм тырышлык кирәк.
Табыныгызны фотодагы кебек бизәргә әзерсезме?
Аш кашыгы белән чәнечкене фетрдан (аның урынына чите сүтелми торган башка материал куллансагыз да була) ясалган чыршы өстенә салып куябыз. Кунакларыгызның һәркайсы каршына мандаринда “үсеп” утырган чыршы да куегыз.
Табыныгызның уртасына төрле төстәге төймәләр (алар кибеттә сатыла), яки ватылмый торган чыршы уенчыкларын салып чыгыгыз.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: