Шуңа күрә яңа 1948 елны СССР халкы бәйрәмне күңел ачканнан соң ял итү мөмкинлеге белән каршы алды инде.
Элек курантлар сугу алдыннан дәүләт җитәкчесенең котлавы булмаган. 1970 елда барлыкка килгәч тә ул бәйрәм котлавына бик охшамаган әле. Леонид Брежнев бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзелеше һәм дәүләт мәсьәләләре турында бик озак сөйләгән. Шулай да чираттагы Яңа елда яңгыраган котлау кыскарак булган.
Безнең илдә 70нче елларда Кыш бабайны өйгә чакыру буенча популяр традиция барлыкка килде.
Элегрәк Яңа ел хуҗасы мәдәният йортларында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булган тамашаларда гына бүләкләр биргән һәм балалар белән әйлән-бәйлән уйнаган.
Яңа ел теләкләре язылган кәгазь яндыру традициясе бездә узган гасыр уртасыннан килә. Әмма ул бүген дә популяр.
Узып баручы елның соңгы минутларында кәгазьгә күңелегездәге иң матур, иң изге теләкне язып, аны яндырырга өлгерсәгез, һичшиксез, ул үтәләчәк, дип санала.