Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 ноябрь 2018, 14:35

Тазарту корылмасы – аның төзелеше гражданнар җыенында тикшерелде

Алдан язуыбызча, районда “Республиканың 100 еллыгына 100 яңа объект” республика проекты кысаларында Первомайский һәм Мәкъсет авыллары арасында тазарту корылмалары төзү планлаштырылган.

Республика бюджетыннан бүленгән беренче биш миллион сумга проект-тикшеренү эшләре башкарылган. Белгечләр әйтүенчә, монда барысы да: грунтның сыйфаты, грунт суларының тирәнлеге, янәшәдә сулыклар булу-булмау һәм бик күп башка нәрсәләр исәпкә алынган. Проектның тулы бәясе – 155 млн. сумнан артык. Хәзерге вакытта алар үзләштерелә башлаган – җир эшләре алып барыла. Бу корылма Пермьнан проект авторларыннан исәп буенча 41нчесе. Җаваплылыгы чикләнгән “Экострой проект” җәмгыятеннән проектның генераль директоры Татьяна Попова әйтүенчә, монда тазартуның биологик принцибы салынган. 18 сәгать дәвамында биомасса – актив ләм – резервуарга килгән хуҗалык – бәдрәф шакшылары калдыкларын эшкәртә. Аннары алынган сыеклык кремний фильтрлары аша үтә һәм сулыкка чиста су ага. Аны эчәргә ярамый, әлбәттә, ләкин ул әлеге вакытта аны һәм тирә-як табигатьне пычратып, елгага агызылучы тазартылмаганыннан күпкә аерыла.

Ни өчен нәкъ менә Первомайский авылы янындагы урын сайланган? Чөнки бары тик монда тазарту корылмалары белән тәмамланырга тиешле үзәкләштерелгән су агызу урыны бар. Аны төзү моңа кадәр средстволар җитешмәгәнлектән мөмкин булмаган. Бу турыда карар 2014 елда ук кабул ителгән.

Беренче мондый корылма Русиядә 2000 елда эшләтелә башлаган, аннары башкалары эшләтелеп, үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Алар Пермь өлкәсендә, Удмуртиядә һәм башка төбәкләрдә бар. Безнең республика территориясендә – беренче тапкыр. Бәлки шуңадыр да, урындагы халыкның төрле фикерен һәм канәгатьсезлеген тудыргандыр.

Бүгенге көндә, акча бүленеп, эшләр башлангач, әйтергә кирәк, халык соңлап аның кирәкме-юкмы булуы, экологияне бозмасмы, кешеләрнең сәламәтлегенә тәэсир итмәсме дип борчыла башлады. Ә бит алдан район гәзитендә мәкаләләр бирелде. Соңгысы 2018 елның 24 августындагы 68 санда.

Ахыргы карар кабул итү өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрергә карар ителде. Анда барлык теләүчеләр чакырылды. Район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, аның тормышны тәэмин итү буенча урынбасары И.Г.Ибәтуллин, Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Э.А.Денисов, подрядчы һәм субподрядчы вәкилләре, Первомайский авылы старостасы Н.Сәйфуллин килгән иде. Первомайский һәм Мәкъсет авыллары халкы гына булмады, ә бит чара алар өчен оештырылган иде.

Шулай да, җомга көнне Мәкъсет авылы мәчете янында Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Денисов башлангычы буенча проблема тикшерелде. Аңардан һәм ике авыл халкыннан тыш, җыенга Татьяна Попова, генподрядчы һәм субподрядчы вәкилләре, районның җәмәгать советы рәисе Гөлсара Ибәтуллина чакырылган иде. Фикер алышу, турысын әйткәндә, кызу булды. Халык исеменнән Фәргать Әһлиуллин Һәм Рәхимҗан Мөхәммәтьяров чыгыш ясадылар. Алар корылма төзелеше авылларда болай да күп булган онкоавыруларның тагын да артуына сәбәпче булачак, дип саный (уйлап карасаң, аларның саны кимергә тиеш). Тазарту корылмаларыннан чыккан тавыш якын-тирә өйләрдә яшәүчеләргә комачаулаячак, ә калдыклар – һаваны бозачак (ләкин экспертлар бәяләвенчә, тавыш көчле булмаячак, ә калдыклар – бик аз). Җыелучыларның сорауларына Татьяна Юрьевна, Эдуард Анатольевич, төзелүче объектның баш инженеры анык җаваплар бирде, Гөлсара Халморат кызы һәм районның элекке архитекторы Валерий Мәҗитов үз фикерләрен әйтте. Җыен өч сәгать дәвам итте. Ләкин... җыелучылар уртак фикергә килә алмады. Димәк, сөйләшү дәвам итәчәк.

Рәйсә МУСИНА.

Читайте нас: