Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 ноябрь 2018, 13:09

Бруцеллез – хәвефле чир

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты мәгълүматлары буенча агымдагы елның ноябрендә илдә бруцеллезның 39 очрагы ачыкланган: Карачай-Черкес, Чечен Республикаларында, Краснодар, Алтай крайларында һәм Саратов, Свердловск, Оренбург өлкәләрендә. 2014 елда Башкортстан Республикасының Әлшәй районында килешүсез һәм ветеринар документларсыз Калмык Республикасыннан алып кайтылган мөгезле эре терлектә бруцеллез ачыкланган иде.

Республиканың ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елның ноябрендә Учалы районының Яңа Байрамгол һәм Уральск авылларында өч шәхси хуҗалыкта һәм бер крестьян (фермерлык) хуҗалыгында Дәүләт ветеринария хезмәте белән килешүдән башка икенче төбәктән алып кайтылган вак мөгезле терлектә һәм атларда бруцеллез теркәлгән. Шуның белән бәйле, бу территорияләрдә чикләү чаралары кертелгән.

Бруцеллез-бактерия эләктергәндә хайваннар һәм кешеләр даими, озак авырый. Бу чир кешегә терлек бозаулаганда, бозавын төшергәндә, терлек суйганда һәм аның итен эшкәрткәндә, йон кырыкканда, ит ашаганда (ул бик нык итеп пешерелмәгән булса), кайнатылмаган сөт һәм сөт ризыклары ашаганда йогарга мөмкин. Бруцеллез белән авыруны кисәтү өчен азык-төлекне сату рөхсәт иткән урыннардан - базардан, кибеттән, мини-маркеттан һ.б. алырга кирәк; хосусый милек хуҗаларыннан сөт алган очракта кайнату зарур, итне пешергәндә зур булмаган кисәкләргә бүлеп салыгыз һәм ул иң кимендә бер сәгать пешәргә тиеш.

Тамга салынган хайваннар өчен салым түләнми.

Район халкыннан ветеринар документлары булмаган һәм биркасы булмаган хайваннарны – авыл хуҗалыгы терлекләрен сатып алмауларын ныклы үтенәбез һәм моның үзегезнең һәм балаларыгызның сәламәтлеге өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын тагын бер кат кисәтәбез.

Азат ӘХМӘРОВ, район ветеринария станциясе начальнигы.

Читайте нас: