Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2018, 14:09

Вакцинация сәламәтлек өчен кирәк

Салкыннар белән бергә вируслы инфекцияләр, грипп та килә. Грипп - тын алу юлларының көчле йогышлы авыруларының берсе. Кыска гына вакыт эчендә ул сәламәт кешене дә аяктан егу белән хәвефле.

Кискен респираторлы-вируслы инфекцияләр бүгенге көнгә кадәр алдан әйтеп булмас мәсьәлә булып кала. Алар бөтен илләрнең халкы сәламәтлегенә һәм икътисадына зур зыян китерә. Кизү эпидемиясе чорында халыкның 5 - 15% авырый, шуларның 50% балалар тәшкил итә.

Кагыйдә буларак, Башкортстан Республикасында һәм Стәрлебаш районында кизү һәм кискен респираторлы - вируслы инфекцияләрнең артуы елның декабрь-февраль айларында күзәтелә. Әлеге вакытта районда кискен респираторлы - вируслы инфекцияләр белән чирләүчеләрнең артуы теркәлә, ә кизү теркәлми.

Кискен респираторлы-вируслы инфекцияләрне искәртүгә бөтен илдә кизүдән саклануның төп ысулы итеп билгеләнгән вакцинация карый. Әлеге вакытта районда халыкның 18 проценты прививка эшләткән. Кизүгә каршы вакциналар быелгы эпидемиологик мизгелдә актив булган вирустан саклый.

Белгечләр фикеренчә, прививка чирләрнең барлыкка килүен искәртә. Өстәвенә эпидемиологлар Русиянең гриппка каршы вакциналары үзләренең нәтиҗәлелеге буенча чит илнекеннән бер дә калышмавын билгели. Быел җитештерелгән вакцина белән прививка ясатырга кирәк.

Гриппка каршы бушлай прививкалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче сабыйларга, мәктәп укучыларына, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм башка кайбер гражданнарга ясала. Халыкның калган өлеше, яшәгән урыннары буенча сәламәтлек саклау учреждениеләренә килеп, кизүгә каршы прививканы эшләтә ала. Моның өчен район поликлиникасының прививкалар кабинетына, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алдан терапевтта тикшерү үтү мотлак.

Вакцинация авыру үсешә башлауга кадәр 2-3 атна алдан уздырыла, агымдагы елда декабрьгә кадәр чор прививка эшләтү өчен уңай вакыт булып санала.

А.Р.ХАЛИКОВА, табиб-эпидемиолог, БР буенча Роспотребнадзорның Стәрлетамак территориаль бүлек начальнигы урынбасары.


Читайте нас: