Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2018, 14:38

Тракторлар үзебездә җитештереләчәк

“Башсельхозтехника” предприятиесендә “Беларус – 1221 Tropic” тракторларын җыю цехын ачу тантанасы үтте. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты җитәкчесе Әлфәрис Байчурин, Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы Ринат Галимов, “Башсельхозтехника” предприятиесенең генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

— Республика аграрийлары төбәктә кайчандыр популяр булган “ДТ-75” һәм “Т-4” тракторларын алмаштырырга сәләтле куәтле заманча тракторлар җыюны оештыруны үтенде, – диде Илшат Фазрахманов. – Һәм, ниһаять, дәүләт предприятиесе көчләре белән әлеге идея тормышка ашырылды.
Мондый төрдәге җыю цехлары Европада аеруча үсешкән. Алар мобиль, базарга тиз арада тәэсир итә һәм зур чыгымнар таләп итми. Төбәктә мондый цехларның санын арттыру планлаштырыла.
Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, республика аграрийларның авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләүгә һәм сатып алуга чыгымнарының бер өлешен каплаячак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: