Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2018, 14:35

Калдыклар әйләнеше буенча “туры элемтә” эшли

Төбәк операторлары 1 ноябрьдән халыкка мәгълүмат тапшыру максатында “туры элемтә” ачты.

Белгечләр үз зоналары буенча каты көнкүреш калдыклары оперторлары эшенә бәйле гражданнарны кызыксындырган сораулар буенча консультация бирәчәк. Шалтырату бушлай, “кайнар элемтә” вакытлыча сынау режимында эшләячәк.
1нче зона – “Шәһәрне тазарту буенча махсус автохуҗалык” предприятиесе. Телефоны – 8 800-776-77-51.
2нче зона – “Дюртюлимеливодстрой” җәмгыяте. Телефоны – 8-800-511-84-20.
3нче зона – “Эко-Сити” җәмгыяте. Телефоны – 8-800-700-49-00.
4нче зона – “Экология-Т” җәмгыяте. Телефоны – 8-800-250-01-85.
Мәгълүм булуынча, каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча хезмәтләр күрсәтү киләсе елның 1 гыйнварыннан торак хезмәтләре исемлегеннән бетерелә һәм коммуналь хезмәтләр исәбенә күчә. Законнарга үзгәрешләр кертүгә бәйле, киләсе елның 1 гыйнварыннан калдыклар әйләнеше буенча эшчәнлекне Төбәк операторы тәэмин итәчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: