Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 октябрь 2018, 12:26

Радий Хәбиров: "Уфаның яңа мэры белән без күптән таныш"

Өлфәт Мостафин Уфа шәһәре хакимияте башлыгы булып сайланып, аның белән контрактка кул куелгач, Уфа шәһәр советы депутатлары алдында республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

- Яшерен-батырын түгел, мин Өлфәт Мансур улын күптән беләм, - диде ул. - Безне хезмәттәшлек һәм шәхси мөнәсәбәтләр берләштерә. Яңа хакимият башлыгы һәм аның командасы шәһәр үссен, барлык уфалыларга яшәр өчен уңайлы булсын өчен барысын да эшләрләр дип ышанам.Бу - бик зур җаваплылык. Намуслы кеше буларак, Сез алда торган бурычларны үтәрсез дип ышанам. Уфа - ул Башкортстанның үзе. Монда яшәүчеләр республика халкының чирек өлешен тәшкил итә. Башкортсан Хөкүмәте шәһәр хакимиятенең ышанычлы ярдәмчесе булачак. Без бу җәһәттән тәгаен карарлар кабул иттек инде.
Радий Хәбиров Өлфәт Мостафинны Уфа мэры булып сайлануы уңаеннан котлады һәм уңышлар теләде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: