Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2018, 05:01

Үсмер кыз йөк машинасы астында калган...

Фаҗига бүген иртән Уфа районының Михайловка авылында булган.

Уфа районының Михайловка авылында 2006 елгы кыз йөк машинасы тәгәрмәче астында калган. Фаҗига бүген иртән Ленин урамында булган.
«Shacman» чит ил самосвалы тауга таба китеп барганда, машинаның тормозы эшләми башлый. Авыр йөк машинасы иң элек юлындагы «Лада Ларгус» машинасын җимерә, ә аннары, авып, торак йортка килеп бәрелә.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә якындагы тукталышта торган үсмер кызның гомере өзелә. Йөк һәм җиңел машиналар водительләре авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
13 яшьлек кыз фаҗига урыныннан ерак түгел урнашкан музыка мәктәбенә җыенган, тукталышта автобустан төшкән генә булган...

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: