Ни өчен 27 сентябрь? 1863 елда нәкъ шушы көнне Петербургта беренче балалар бакчасы ачыла. Аны ачучы — педагог Аделаида Семеновна Симонович. Ул вакытта бакчага 3-8 яшьлек балаларны алалар һәм алар белән төрле уеннар үткәрәләр, “Әлифба”, саннар белән таныштыралар.
Яңа гына әниләре кочагыннан аерылган сабыйларга күңел җылысын өләшүче, аларны әйләнә-тирәне танып белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итүче олы йөрәкле кеше ул - Тәрбияче! Сабыйлар күңелендә якты хыяллар кабызучы, әнидәй якын кеше, бәйрәмең белән!