Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 сентябрь 2018, 17:51

Үзәктә - халык мәнфәгате

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте. Төбәк җитәкчесе республикада яшәүчеләр белән мәдәният, социаль өлкә, архив эше мәсьәләләрен тикшерде.

Башкортстан Милли музееның туган як тарихы бүлеге мөдире Вера Макарова төбәк Башлыгына К. Маркс урамында урнашкан республика Милли архивының борынгы тарихи корпусын саклау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында ул архив фондын санлыга күчерү, аның майданнарын киңәйтүгә дә игътибар бирде.
Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы Фәрит Әхмәдиев башкорт теленнән урысчага һәм урыс теленнән башкортчага нәфис тәрҗемә итү белгечләрен әзерләү турында мәсьәләне күтәрде. Ул республикада Нәфис тәрҗемә үзәге булдырырга тәкъдим итте. Бу Русия нәшриятлары һәм җәмәгать берләшмәләре белән эшне нәтиҗәле алып барырга мөмкинлек бирер иде.
Уфадан шәхси эшкуар Александра Хисаметдинова Башкортстаннан читтә сабантуйлар үткәрү тәртибен камилләштерү һәм бердәм концепция булдыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Эшкуарлар Андрей Верещагин (Бөре), Илнар Хәбибов (Благовещен) һәм Фирүзә Насыйрова (Нефтекама) социаль өлкә учреждениеләрендә туклануны аутсорсинг принципларында оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу очрашу июньдә Рөстәм Хәмитов уздырган махсус киңәшмәнең дәвамы булды.
Кабул итү йомгаклары буенча Башкортстан Хөкүмәтенә, республика министрлыкларына һәм ведомстволарына, шулай ук муниципалитет башлыкларына тиешле йөкләмәләр бирелде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: