Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 сентябрь 2018, 17:29

Сыйфатлы һәм заманча булачак!

Киләсе елдан санлы телевидениене һәркем карый алачак. Киләсе елның гыйнварыннан федераль каналлар тулысынча “сан”га күчәчәк. Бу “2009-18 елларда Русия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү” федераль максатлы программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Үзгәрешләр кабель һәм юлдаш операторлары хез­мә­теннән файдаланучыларга кагылмаячак. Шул ягы да бар, андый операторлар хезмәтләреннән файдаланучылардан аермалы буларак, санлы эфир телевидениесе тамашачылары абонент өчен түләмәячәк, димәк, 20 федераль канал­ны һәм өч радиостанцияне бушлай карарга һәм тың­ларга мөмкин булачак. Телерадиоканаллар пакетына түбәндәгеләр керәчәк:
“Беренче канал”,
“Русия 1”,
“Матч ТВ”,
“НТВ”,
“Петербург-5 канал”,
“Русия К”,
“Русия 24”,
“Карусель”,
“Русиянең иҗтимагый телевидениесе” (ОРТ),
“ТВ Центр”.
“Вести ФМ”, “Маяк” һәм “Русия радиосы” радио­станцияләре.
Әлеге ел ахырына республика халкы
“СТС”,
“ТНТ”,
“РенТВ”,
“Пятница”,
“Спас”,
“Домашний”,
“Звезда”,
“ТВ3”,
“Мир”,
“МузТВ”
каналлары кергән РТРС-2 мультиплексын кабул итү мөмкинлеге дә алачак.
Моннан тыш, санлы тапшырулар “Русия 1”, “Русия 24” һәм “Русия радиосы” каналларын, Бөтенрусия дәүләт телера­диоком­па­ниясенең филиалы булган “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе төбәк программаларын да эченә алачак, бу тамашачыларга урындагы яңалыклар белән даими танышып бару мөм­кинлеге дә бирәчәк.
Башкортстанда санлы эфир челтәрен булдыру һәм хезмәтләндерү белән Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы булган “Башкортстан Республикасының радио-телевидение тапшырулары үзәге” шөгыльләнә.
Якынча мәгълүматлар буенча, кайбер торак пункт­лар, кызганычка каршы, санлы мультиплекс колач­лаган зонадан читтә калган. Бу төбәкләрдә яшәүче халыкка юлдаш тәлинкәсе сатып алу яисә кабель телевидениесен тоташтыру турында уйларга кирәк булачак.
“Сан” яхшырак
Санлы сигналның сыйфатына табигать шартлары йогынты ясый алмый. Шулай ук сурәтләрнең һәм тавышның югары сыйфатлы булуы, ачык күрсәтүе, каналларның күп булуы кебек башка өстенлекләре дә бар. Янә килеп, телетекст, тапшырулар программасы кебек төрле хезмәтләрдән файдаланырга, сурәт форматын сайларга мөмкин.
Ничек тоташырга?
Якынча мәгълүматлар буенча, республика хал­кының 95,5 проценты санлы эфир телевидениесенә тоташу мөмкинлегенә ия. Бу аларның санлы телевидениене карарга техник мөмкинлекләре бар, дигән сүз, барысы да фатирдагы техникага гына бәйле. Бүген Уфа һәм зур шәһәрләр халкы гына түгел, авыл кешеләре дә кабель операторлары хезмәтеннән файдалана яисә юлдаш тәлинкәләре урнаштырган. Аларның операторлары үзләре акрынлап “сан”га күчәчәк, шуңа күрә абонентларыннан ниндидер чаралар күрү таләп ителми. Әгәр дә инде сез, телевизор төренә бәйле, антеннадан файдаланасыз икән, инструкция буенча эш итегез.
Күпфатирлы йортта яшәүчеләргә коллектив (гомумйорт) антеннаны һәм бер подъезддагы фатирлар яисә гомум йорт өчен бүлү системасын сайлау яхшырак. Телевидениене коллектив кабул итү системасы — коммуналь инфраструк­тураның суүткәргеч, җылы­ту яисә электр белән тәэмин итү системалары кебек үк бер өлеше булып тора һәм аны хезмәтләндерү идарә итүче компания бурычларына керә. Йортта яшәү­челәр аларга коллектив антенна куюга заявка белән мөрәҗәгать итә ала.
БСТны ничек карарга?
Республиканың төп каналы булган “Башкортстан юлдаш телевидениесе” элекке форматта эшләвен дәвам итәчәк. “БСТ” тапшыруларын карау өчен универсаль антенна сатып алырга яисә санлы җи­һазларны урнаштырганнан соң метр диапазонында кабул итүче антеннаны калдырырга кирәк булачак. Санлы телевидение булмаган зоналарда юлдаш тәлинкәләрен урнаштырганда пакетларына “БСТ” телеканалы кергән операторларга өстенлек бирү отышлы булачак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: