Вирус, организмга эләгү белән үрчи, 2-5 көннән соң чир билгеләре – бизгәк тоту, тән сызлау, тән температурасының 39-40 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелә, соңыннан ютәл, томау өстәлә. Грипп, организмның гомум каршылыгын киметеп, хроник авыруларның кискенләшүенә китерә. Авыр пневмония – үпкә шешүе, йөрәк һәм нерв системасының зарарлануы – грипптан соң булган югары үлем күрсәткеченең сәбәбе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакцинацияне инфекциядән котылуда һәм коллектив иммунитет булдыруда бердән-бер алым, дип саный.
- Ни өчен гриппка каршы ел саен вакцинация ясатырга кирәк?
- Һәр мизгел саен грипп вирусы спектры үзгәреп тора. Моннан тыш, өлкән яшьтәгеләрнең ел дәвамында иммунитеты кими, шуңа да ел саен гриппка каршы вакцинация ясатырга кирәк.
- Гриппка каршы вакцинацияне кайчан ясатырга кирәк?
- Сентябрьдән алып декабрьгә кадәр. Эпидемия вакытында вакцинация ясату шулай ук хәвефсез һәм нәтиҗәле, әмма иммунитет ныгынган вакытта (вакцинациядән соң 7-15 көн дәвамында) башка чаралар белән профилактика үткәрү зарур.
- Әгәр пациентның вакцина компонентларына аллергиясе булса нәрсә эшләргә?
- Вакцинация ясатмаска. Бу очракта эпидемия чорында вируска каршы препаратлар (ремантадин, амантадин) эчәргә тәкъдим ителә.
- Вакцинация нәтиҗәсендә грипп белән чирләү хәвефе бармы?
- Бу мөмкин түгел, чөнки вакцинада үлгән (таркалган) вируслар бар. Вакцинациядән соң грипп белән чирләүне пациентның вакцинация ясату мәлендә үк гриппның инкубация чорында булуы, яки пациентның башка кискен респиратор вируслы инфекциясе белән авыруы белән аңлатырга мөмкин.
10 сентябрьдән үзәк район дәваханәсе поликлиникасында гриппка һәм ОРВИга каршы түләүсез вакциналаштыру башлана. Прививка ясатырга теләүчеләр үзләренең участок терапевтына мөрәҗәгать итә ала.