"Гадел Русия" партиясенең республикадагы төбәк бүлекчәсе рәисе Юрий Игнатьев сайлауларга мартта ук әзерләнә башлаулары турында әйтте.
- Республикадагы 69 сайлау участогында булдык, гражданнар белән очраштык. Шушы вакытта 2 миллионга якын агитацион материал тараттык, - диде ул.
Шул ук вакытта "Русия патриотлары" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов бу сайлауларның, башкалар белән чагыштырганда, аеруча гадел, үтәкүренмәле булуын ассызыклады.
- Сайлаулар үтү елдан-ел камилләшә. Монда КОИБларның ролен билгеләү кирәк. Сайлаучылар биргән тавышның яртысыннан күбрәге шушы алым белән саналачак. Бу сайлауларга ышанычны тагын да арттыра. Без бу сайлауларда югары нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм, - диде ул.