Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2018, 16:38

Сентябрьнең бере аяз булмакчы...

Синоптиклар яңа уку елының беренче көнендә явым-төшем булмаячак дип ышандыра.

Республикада сентябрьнең беренче атнасы җылы булачак. Бу хакта «Гисметео» порталы хәбәр итә. 4 сентябрьдә җылылык 23 градуска кадәр күтәреләчәк.
1 сентябрьдә башкалада явым-төшем көтелми. Температура төнлә +10, көндез 17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар вәгъдә итүенчә, җылылык ай урталарына кадәр дәвам итәчәк. "Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, республикада һава торышының нормага ярашлы, 8-12 градус булуы көтелә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: