Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 август 2018, 12:16

Пенсия системасы: үзгәрешсез үсеш юк

21 августта Дәүләт думасында пенсия системасын үзгәртү буенча үткән тыңлауларда 600дән артык кеше катнашкан.

Бүген Пенсия фонды бюджеты 8,3 триллион сум тәшкил итә, шуның 3 триллион сумнан артыгы — федераль бюджеттан кергән субсидияләр. Бу сумманы илнең 60 төбәгенең еллык берләштерелгән бюджеты белән чагыштырырга мөмкин. Болар — социаль өлкә, мәгариф, сәламәтлек саклауны үстерүгә, төрле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелергә тиешле акча.
Әгәр дә бернинди чара да күрелмәсә, пенсияләрне бүгенге дәрәҗәдә саклау өчен Пенсия фондына субсидияләрне елдан-ел арттырырга туры киләчәк. 2025 елда ул инде 5 триллион сумга җитәчәк. “Ә бит халыкка пенсия генә түгел, яхшы дәваханәләр дә, төзек урамнар да, уңайлы торак та кирәк, боларның барысы өчен дә акча кирәк” , дигән фикердә чарада катнашучылар.
Кыскасы, алар, бу мәсьәләдә Хөкүмәт тәкъдим иткән чараларга альтернатива юк, дигән нәтиҗәгә килгән. Шулай да пенсия турындагы законнарны камилләштерү буенча эшче төркем төзергә булганнар. Аның беренче утырышы 30 августта үтәчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: