Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 август 2018, 12:02

«Балаңны мәктәпкә әзерлә!»

Суд приставлары республика укучыларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә. Республикада Русия суд приставларының Федераль хезмәте үткәрүче «Балаңны мәктәпкә әзерлә!»традицион еллык акциясе башланды.

Чара Белем көне алдыннан үткәрелә. Балаларның хокукын тәэмин итү һәм яклау, алимент түләүләрен юллау буенча суд карарлары таләпләрен башкаруның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү максатында, республиканың суд приставлары бурычлыларның мөлкәт хәлен тикшерү максаты белән көн саен аларның яшәү, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыннарына чыгуны оештыра. Шулай ук оешмаларның бухгалтерияләрендә бурычлы гражданның эш хакыннан алимент йөкләмәләре буенча тотылган суммаларның тулы булу-булмавына һәм үз вакытында түләнү-түләнмәвенә дә тикшерү үткәрелә, мәҗбүри юллап алуның башка чаралары да кулланыла.

Акциянең максаты – алиментларны түләмәү мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, алимент түләүләре белән бәйле суд карарларын башкару буенча суд приставларының эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, ана һәм бала мәнфәгатьләрен һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итү. Шулай ук акция ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларга һәм ятим балаларга ярдәм итүне күзаллый.

Үзләренең балигъ булмаган балаларын карау өчен акча средстволары түләүдән баш тартып йөргән ата-аналарны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттырулары да мөмкин. Мәсәлән, 2018 елның 6 аенда Стәрлебаш районы суд приставлары бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 157 статьясы буенча алимент буенча бурычлары булганнарга карата 8 җинаять эше кузгатылган.

«Балаңны мәктәпкә әзерлә!»акциясе кысаларында суд приставы хезмәткәрләре структура подразделениеләрендә тематик ачык ишекләр көннәре үткәрә, киң мәгълүмат чараларында чыгыш ясый, балалар йортлары, мәктәп-интернат тәрбияләнүчеләре өчен хәйрия чаралары оештыра, мәктәп кирәк-яраклары җыеп, аларны балалар йортларына, якшәмбе мәктәпләренә һәм күп балалы гаиләләргә тапшыра.

Акция 1 августта башланды һәм ул ай азагына кадәр дәвам итә.

БР суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе Стәрлебаш суд приставлары бүлеге.

Читайте нас: