Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 август 2018, 14:09

Азык-төлек продукциясенә контроль көчәйтелә

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев Фейсбукта азык-төлек продукциясен контрольдә тоту ягыннан үзенең тәкъдимнәрен кертү үтенече белән республика халкына мөрәҗәгать итте.

Мин, күпчелек кулланучылар кебек үк, сөт продукциясен сатып алганда сөттән тыш башка ингредиентларны куллану турында мәгълүматның булмавы проблемасы белән даими очрашам. Җитештерүчеләр кулланучылар өчен мәгълүматның ябыклыгы шартларында төрле өстәмәләрдән файдалана, шулай итеп аертылмаган сөт кулланган намуслы җитештерүчеләр белән чагыштырганда преференция ала. Сөт продукциясенең республика халкының туклану рационында зур ролен исәпкә алып, үтә күренмәлекне тәэмин итүне өстенлекле бурычлар исәбенә кертергә мөмкин.

Дәүләт Җыелышында Башкортстан Республикасында азык-төлек товарлары базары торышына мәгълүмати-аналитик күзәтү үткәрү буенча эшче төркем эшли. Аның әгъзалары азык-төлек продукциясе сыйфатына һәм бәяләренә даими мониторинг үткәрә, предприятиеләргә бара. Бу эш республикада гаять югары сыйфатлы продукция эшләүче җитештерүчеләрнең күп булуын күрсәтте, әмма ул һәрвакытта да шәһәр кибетләре киштәләренә кадәр килеп җитми. Кызганычка каршы, хәзер сөт һәм ит продукциясен сөтсез һәм итсез ясарга мөмкин, һәм сатып алучыларга мәгълүмат җитешмәү шартларында сайлап алу катлаулыклары белән очрашырга туры килә.

Үтә күренмәлек механизмын булдыру, ихтимал, барлык продукциягә сыйфатның дәүләт стандартларын яңадан карау, маркетинг сәясәтендә намуссыз файдалану мөмкинлеген юк итү зарур.

Азык-төлек продукциясенә контрольлек итү ягыннан тәкъдимнәрегезне көтәбез.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: