Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март 2021, 15:12

"Аркада" фабрикасы эшкә чакыра!

"Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә 1000гә якын эш урынына вакансияләр ачылган.


Сентябрьдә үк «Аркада» фабрикасында эш киемнәре чыгарыла башлаячак. Әлегә предприятие өчен кадрлар җыела. Тегү компаниясе республикада иң эре компанияләрнең берсе булачак. Бүген тегү җиһазлары операторлары аеруча кирәк.

Эш бирүче уңайлы хезмәт шартлары, тулы социаль пакет һәм уңайлы график тәкъдим итә. Вахта ысулы белән эшләгәндә тулай торакта яшәү мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук хезмәткәрләрне эшкә йөртү дә күздә тотыла.

– Без «Алга» махсус икътисади зонасы резидентлары белән даими элемтәдә торабыз. Әлбәттә, булачак производстволарны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Әлеге процессларны мәгълүмати яктан тәэмин итүнең төрле инструментлары, шул исәптән басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары, радио һәм телевидениедә реклама кулланабыз. Мөмкин кадәр күбрәк кешеләр инвесторлар тәкъдим иткән мөмкинлекләр турында белсеннәр иде. Алар «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә төзелә торган заманча предприятиеләрнең өр–яңа җиһазларында эшләргә теләүчеләрне өйрәтергә әзер, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер–министрының беренче урынбасары, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Ример Насретдинов https://kiziltan.ru/

Читайте нас: