Барлык яңалыклар
Икътисад
24 февраль 2021, 11:24

Йомырка һәм тавык ите кыйммәтләнә

Башкортстанда әлегә 10-15 процент күләмендә фаразлана.

Башкортстанда тавык ите һәм йомырка җитештерүче компанияләр бәяләрне 10-15 процентка арттырырга әзерләнә. Бу хакта Башкортстан ит җитештерүчеләр һәм эшкәртүчелмр берлеге җитәкчесе Виктор Фрейдин хәбир итте.

"Ничек кенә булмасын, ит бәясе 10-15 процентка артачак. Бу объектив чынбарлык», - диде Фрейдин.

Эксперт сүзләренә караганда, бәяләр арту азык һәм азык өстәмәләре бәяләренең артуына бәйле.

"Мөстәкыйль коммерция компанияләре саналган йомырка һәм кош ите җитештерүчеләр үзара бәя турында килешми. Монда картельле сөйләшү дигән нәрсә юк. Ашлык бәясе -ңдөнья биржасы бәясе. Ул барлык кулланучыларга да бер көнне билгеле була. Өстәвенә, чит илләр валюталарының курсы үсеше Русиянең эчке базары файдасына түгел. Ягъни бу эчке бәяләренең бер ел эчендә бик нык артуына китерде", - дип хәбәр итте Виктор Фрейдин.

Эксперт хәбәр иткәнчә, хәзер ашлык бәяләренең тотрыклануы һәм аларның берникадәр кимүе көтелә. Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов дөнья ашлык базарындагы конъюнктура бәяләр артуга тәэсир итә, дип раслады. Ә кош итенең дә, йомырканың да үзкыйммәте структурасында кош-корт азыгы һәм азык өстәмәләре бәясе 60 процент тәшкил итә.

Фото:pixabay.com.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: