Барлык яңалыклар
Икътисад
15 февраль 2021, 13:34

Пенсия фонды кая кушыла?

Экономия өчен Хөкүмәттә үзгәрешләр башланды.Хәбәр ителүенчә, Русия Пенсия фонды башлыгы (РПФ) Максим Топилинның отставкага китте.Топилин отставкасыннан соң, РПФ аерым структура буларак бетерелергә мөмкин, ә аның функциясен башкару өчен Хакимияттә “тарткалаш” башланачак, дип язган идек.

РПФка Андрей Кигимны башлык итеп куйдылар. Хәзер килеп, Русия Хөкүмәтендә Пенсия фондын (РПФ), Социаль страховка фондын (СИФ) һәм Мотлак медицина страховкасы фондын (ММИФ) берләштерү турында сүз бара, дип хәбәр итә"Известия".
Чыганак сүзләренчә, Андрей Кигимны элек Топилин җитәкләгән Пенсия фонды җитәкчесе итеп билгеләү бюджеттан тыш фондлар реформасын күз алдында тота. РПФның Социаль страховка фонды белән берләшүе хак. Яңа структурага Мотлак медицина страховкасы фонды да кертелергә мөмкин.
Әгәр мондый реформа үткәрелсә, Русиядә социаль ярдәм алу өчен "бердәм тәрәзә" хезмәте төзелергә мөмкин, дип яза газета. Шулай ук, экспертлар фикеренчә, оптимальләштерү (бер үк төрле функцияләр башкарган сруктура һәм чиновникларны кыскарту,) хисабына дәүләт елына 120 миллмард сум акчасын янга калдыра алачак.

Фото:pixabay.com.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: