Барлык яңалыклар
Икътисад
10 февраль 2021, 18:23

Электроникага бәяләрне тотып тыеп булмас...

Русиядә электроника шушы ел дәвамында 50 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк, диләр.

Бу хакта “Mobile Research Group”ның әйдәүче аналитигы Илдар Мортазин сөйләде.

"Кытайда электроникага сатып алу бәяләре инде 10-15 процентка арткан. Ә логистика белән проблемалар бәяләргә тагын 2-3 процент өсти. Электроника, төренә карап, ел дәвамында 10-40 процентка кадәр кыйммәтләнә. Иң күбе ноутбук бәясе үсәчәк - 40-50 процентка ", - дип белдерде "Известия"гә Мортазин.

Бәяләр үсешенең төп сәбәпләре булып компонентларга дөньякүләм кытлык һәм АКШның Кытайга карата санкцияләре, логистика белән бәйле проблемалар тора. Аналитик сүзләренчә, электрониканың бәясе товарлар төркеменә бәйле рәвештә ел башыннан 5-20 процентка арткан инде. Смартфоннарга бәяләр үсешен әле эре җитештерүчеләр, беренче чиратта, Samsung тоткарлый. Әмма яңа модельләр инде мартның икенче яртысында, яки апрельдә, бәйрәмнәрдән соң кыйммәтләнергә мөмкин.

Шул ук вакытта Мортазин фаразлавынча, колонкалар һәм колакчалар бәясе 15-20 процентка артырга мөмкин. Моңа кадәр Маркетологлар гильдиясе советы рәисе Игорь Березин, 2021 елда техникага бәяләр акрынлап артачак, дип белдергән иде. Әмма бу диңгез юлы белән транспортлауның кыйммәтләнүе яисә башка сәбәпләр белән бәйле булмаячак. Шулай ук, ул ачыклаганча, һәрхәлдә, март ахырына кадәр кибетләрдә узган елда ук җитештерелгән товарлар сатылачак, аларның бәяләре үзгәрмәячәк һәм төрле акцияләрдә сатып алу өчен отышлы булачак.

Фото: express-china.ru

Автор: Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: