Барлык яңалыклар
Икътисад
4 февраль 2021, 14:03

Хаклар артуы көтелә

Диңгез аша транспорт бәясенең күтәрелүе якын киләчәктә кайбер категория товарларга бәяләрнең күтәрелүенә китерергә мөмкин, дип хәбәр итә РБК базарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

“Рускон” сәүдә челтәре президенты Сергей Березкин бәяләрнең чит илдән килгән продуктларга, куллану товарларына, кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш техникасына артачагын әйтте. Арзан продуктларны диңгез аша ташучыларны да авыр вакытлар көтә.
INFOLine-Аналитика генераль директоры Михаил Бурмистров билгеләп үткәнчә, чит илдән кертелгән көнкүреш техникасы, җиһаз һәм көнкүреш товарларының бәясе, ким дигәндә унбиш процентка артырга мөмкин.
Нәрсәдән килеп чыкты соң бу хәл? Күпләр моны доллар бәясе арту белән бәйли. Әмма аның тагын да җитдирәк сәбәбе бар икән. Узган ел ахырында диңгез буйлап ташу бәясе контейнер өчен 1500 доллардан 9 мең долларга кадәр күтәрелгән. Candy-Hoover Group көнкүреш техникасы җитештерүчеләр вәкиллек башлыгы Глеб Мишин стандарт контейнерда якынча 60-70 суыткыч барлыгын, контейнер хаклары арткач һәрбер суыткыч бәясе 100 долларга артуын аңлатты. Бүген 100 доллар уртача 7 мең 500 сум йөри. Димәк һәр суыткычның бәясе шул суммага күтәреләчәк.
Контейнер ташу белән шөгыльләнүче компанияләрнең берсендә аңлатканча, Америка сайлауларыннан соң, АКШ-Китай маршрутында бу хезмәткә сорау кискен артты һәм бу контейнерлар һәм суднолар кытлыгына китерде. Ноябрь аенда ​​Пекин товарлар кертүгә яңа таләпләр кертте, бу ил чигендә тикшерү вакытының артуына һәм контейнерлар кытлыгына китерде. Шулай ук ​​2020 ел ахырында Кытайдан АКШка экспорт арта башлады, ләкин контейнерлар җитешмәве судноларның китүен тоткарлады. Һәрбер тоткарлану да хакларның артуына китерә. Нәтиҗәдә безнең кесәләр юкарачак.

Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: РИА Новости
Читайте нас: