Барлык яңалыклар
Икътисад
3 февраль 2021, 14:21

Төп игътибар – социаль төзелешкә

Алдагы елларда сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт объектларына акча күбрәк бүленәчәк.Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров күрсәтмәсе белән 2021-23 елларга Республика максатлы инвестиция программасына (РАИП) үзгәрешләр кертелде. 2021, 2022 һәм 2023 елларның план чорына Республика максатлы инвестиция программасы проект­ларының бәясе 69,3 миллиард сумнан артып китә. Башкортстан Хөкүмәте раслаган документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.

Программа нигезендә быел 20,6 миллиард сум үзләштерү планлаштырыла, шуның 13,5 миллиард сумы республика бюджетыннан булып, 7,1 миллиард сумны федераль бюджеттан алу планлаштырыла. 23,6 миллиард сум – 2022 елда һәм 25,1 миллиард сум 2023 елда үзләштереләчәк. Шушы елларда программа объектлары исемлеге тулыланырга мөмкин. Аерым алганда, максатлы программага сәламәтлек саклау учреж­дениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, спорт һәм авыл хуҗалыгы объектларын, инфраструктура һәм башкаларны төзү проектлары кертелгән. Әйтик, 2021 елда Чакмагыш авылында “Молодежный” микрорайонында 252,1 миллион сумга комплекслы төзелеш эшләре башкарылачак, ә Күгәрчен районында 2022 елда 437,4 миллион сумлык “Бөрҗән” турис­тик-рекреацион комплексын төзү планлаштырыла.
Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең яңа корпусы төзеләчәк.
Башкортстанда соңгы берничә елда гамәлгә ашырылган инвестиция программалары белән чагыштырганда 2021-23 елларга планлаштырылганы барыннан да бигрәк сәламәтлек саклау объектларына өстенлек бирелү белән аерылып тора. Мәсәлән, Республика кардиодиспансерында гомум бәясе 3,5 миллиард сумлык һәм Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә 1,8 миллиард сумлык төзелешләр башкару программага кертелгән. Шулай ук “Физкультура һәм спорт” графасында уңай якка үзгәрешләр булды. Гомумән, спорт корылмалары төзелешен финанслау киләсе елларда җитди артачак. Максатлы инвестиция программасындагы әһәмиятле спорт объектларыннан Уфадагы ябык футбол манежын (446 миллион сум, шуның 300 миллион сумы Мәскәүдән киләчәк), Уфаның Инорс микрорайонындагы ишкәк ишү слаломы өчен корылмалар комплексын (340 миллион сумлык, 225 миллион сумы федераль бюджеттан), Кумертаудагы “Шахтер” стадионын реконструкцияләүне (180 миллион сумлык), Межгорьедагы бассейнны (83 миллион сумлык) атарга мөмкин. РАИПта мәдәнияткә ел саен 1 миллиард сум карала.
Әйтергә кирәк, 2021-23 елларга исәпләнгән инвестиция программасының гомум күләме, тулаем алганда, алдагы еллар дәрәҗәсендә сакланып калган: элегрәк тә республика елына якынча 20 миллиард сум бюджет инвестицияләрен социаль төзелешкә сала иде. Дөрес, үткән елларда Башкортстан, яңа кабул ителгән документтагы кебек, “Икътисадка дәүләт ярдәме” графасына 3 елга 13 миллиард сумга якын акча салмый иде. Әле исә, беренче чиратта, пандемия аркасында икътисади өзеклеккә тарыган тармакларга беренчел ярдәм күрсәтүне, республика икътисады өчен өстенлекле проектларны гамәлгә куюны күздә тотып, шулкадәр акча резервлана. Икътисади үсеш министрлыгы карамагына тәгаенләнгән әлеге акча 2021 елда – 2 миллиард сум, 2022 елда – 3,5 миллиард сум һәм 2023 елда 7 миллиард сум күләмендә үзләштерү планлаштырыла.
Шулай ук РАИПта Кырмыскалы районында Агыйдел ярларын ныгыту эшләренә 63 миллион сум каралган.
Белоретта, яңа чистарту корылмаларына тәгаенләнеп, 354 миллион сум яңа программага салынган, Стәрлебаш районының Первомайск суүткәргеченә 146 миллион сум, Раевка авыл Советында су чистарту системасына 139 миллион сум бүлеп бирелә, Чишмә районы да 112 миллион сумга исәп тота.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Ример Насретдинов https://kiziltan.ru/

Читайте нас: