Барлык яңалыклар
Икътисад
3 февраль 2021, 12:02

Мохтаҗ гражданнарга дәүләт ярдәм итә

Аларга махсус сертификат бирергә яисә акчалата ярдәм күрсәтергә мөмкиннәр.

Мондый тәкъдимнәрне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Хөкүмәткә юллаган. Министрлык ай саен мохтаҗларга азык-төлеккә тотарга мөмкин булган акча күчерергә тәкъдим итә. Сүз шул исәптән йөкле һәм яшь балалы хатын-кызлар, барлык яшьтәге балалар, шулай ук социаль өлкә учреждениеләрендәге (мәсәлән, дәваханәләрдә һәм интернатларда) кешеләр турында бара.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә "Известия"гә раслауларынча, декабрьдә бу документны Хөкүмәт Аппаратына җибәргәннәр: документта министрлык элегрәк инде Хөкүмәттә берничә ел дәвамында тикшерелгән механизмны кулланырга тәкъдим итә. Сүз гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү турында бара: аларга үзебезнең ил азык-төлек продуктларын сатып алуга акча күчерергә мөмкиннәр.

Агымдагы ел башында ярдәмнең мондый төре инде Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәләрнең берсендә тикшерелде. Ул вакытта сүз мохтаҗларга дәүләттән махсус сертификат бирү турында барган.

Фото:РИА Новости.
Автор: Идрис Саитгалеев
Читайте нас: