Барлык яңалыклар
Икътисад
2 февраль 2021, 11:16

Чүп-чарны аерым җыярга вакыт

1 февральдә Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын үткәрде.

Анда каты коммуналь калдыкларны аерым җыю системасын кертү мәсьәләләре тикшерелде.
– Без каты көнкүреш калдыкларын чыгару системасын оештырганнан соң, көнкүреш чүп-чарын аерым җыюга күчәргә кирәк,- дигән бурыч куйды Андрей Назаров. - 2024 елга республика тулысынча көнкүреш калдыкларын селектив җыюга күчәргә тиеш.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров 2021 ел азагына кадәр республикада калдыкларны аерым җыюга җәлеп ителгән халык өлеше 70 проценттан да ким булмаячак, дип ышандырды. Хәзер калдыкларны аерым җыю белән 30га якын муниципалитет шөгыльләнә. Шул ук вакытта каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю системасы белән колачланган халык өлеше 37 процент тәшкил итә.
– Беренче этапта без мәктәпләрдә калдыкларны аерым җыюны кертәбез, аларны моның өчен төрле төстәге контейнерлар белән җиһазлыйбыз, – диде министр. - Былтыр 487 белем бирү учреждениесендә калдыкларны аерым җыю өчен 799 интерьер контейнеры комплекты куелды, аларның һәрберсендә 3 контейнер урнаштырылган. 2021 елда бу эшне төгәлләү планлаштырыла. Авылда калдыкларны җыюның дуаль системасы оештырылачак - һәр авыл контейнер мәйданчыгында челтәрле контейнерлар урнаштырылачак. Ә шәһәрләрдә - кәгазь, пыяла, пластик һәм сортсыз каты көнкүреш калдыклары өчен аерым төсле контейнерлар булачак.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне калдыкларны аерым җыюга кызыксындыру өчен чүп-чар үткәргечләрне бетерергә киңәш ителә. Ә яңа йортлар төзегәндә бу системалардан бөтенләй баш тартырга кирәк.
- Чүп-чар үткәргече булган йортларда калдыкларны сортларга аеру буенча кыенлыклар бар. Биредә бөтен чүп-чар бер бакка агызыла. Экологик яктан бу бик яхшы түгел, чөнки антисанитария бар. Без моннан читкә китәргә һәм чүп-чарны аерым җыюга күчәргә тиеш. Шулай итеп, безнең җәмгыятьтә экологик культура күтәрелә, - диде Андрей Назаров.
Ул шулай ук каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю файдасына халык белән аңлату эшләрен көчәйтергә кушты.
Фото: правительстворб.ру

Резеда Галикәева https://kiziltan.ru/

Читайте нас: