Барлык яңалыклар
Икътисад
26 гыйнвар 2021, 12:48

Бәяләрне авызлыклап булачакмы?

Дәүләт органнары азык-төлек хакларын тикшерә.

Федераль салым хезмәте (ФНС) җитештерүчеләрдән ел ахырына кадәр азык-төлеккә бәяләр үзгәрү фаразын соратып ала башлады.
"Салым ор ганнары 2021 елга беренчел һәм социаль әһәмияткә ия продуктларның аерым төрләренә бәяләрнең квартал дәвамында үзгәрүенең фаразын соратып ала башлады", - дип яза "Коммерсант". Алар бу уңайдан тәэмин итүчеләргә дә, сәүдә челтәрләренә дә мөрәҗәгать итә ала.
Исемлектә - ит, балык, сөт продуктлары, шикәр, тоз, чәй, икмәк, ярмалар, яшелчәләр һәм башка товарлар.
Белгечләр сүзләренчә, салым органының соравы бераз сәер күренә, ул салымнарны исәпләү һәм түләү белән бәйле түгел. Тәү карашка, законда товарларга бәяләр үзгәрүне фаразлау бурычы юк, димәк, салым органы аны таләп итәргә хаклы да түгел, дип белдерде юристлар.
Икенче яктан караганда, дәүләт органнарының гамәлләре, мөгаен, социаль әһәмиятле товарларга бәяләрнең мониторинг системасын булдыру белән бәйледер. Бу, шулай ук, законга каршы килми.

Фото http://gazeta-obozrenie-birulevo-zapadnoe.ru/

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: