Барлык яңалыклар
Икътисад
26 гыйнвар 2021, 12:54

Бәхет өчен күпме акча кирәк?

Кемгә 166 мең сум да аз, ә кемгәдер 38 мең сум да җитә.

Саклык банкының дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) ил шәһәрләрендә яшәүчеләрдән Бөтенрусия сораштыруын үткәргән. Анда катнашучылар “Киләчәктә пенсиянең күпме булуын теләр идегез?” дигән сорауга җавап бирде, дип яза "Известия" гәзите.

Респондентлар өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү сыйфаты теләгән дәрәҗәдә булсын өчен кирәкле айлык керемне уртача 45,6 мең сумга бәяләде. Шул ук вакытта илнең төрле шәһәрләрендә бу сумма төрлечә. Мәскәүдә өлкән буынның уңайлы яшәве аена 65,1 мең сум дип бәяләнсә, Санкт-Петербургта - 55,4 мең сум, Владивостокта - 57,1 мең сум, Хабаровскида - 52,4 мең сум, Красноярскида - 48,8 мең сум, Екатеринбургта - 48,1 мең сум.

Рязань халкы 38,5 мең сум пенсиягә дә риза икән. Кызганычка каршы, уфалылар әлеге сораштыруда катнашмаган.

SuperJob эшкә урнаштыру хезмәте дә русиялеләр арасында сораштыру үткәрде һәм эш кешесенә бәхетле булу өчен аена күпме эш хакы алырга кирәклекне ачыклады. Бу хакта RT хәбәр итә. Илнең уртача статистик кешесенә бәхет өчен аена 166 мең сум таләп ителә икән.

Фото: smapse.ru

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: