Барлык яңалыклар
Икътисад
18 гыйнвар 2021, 14:43

Кемнәр пенсиягә иртәрәк китә ала?

Вакытыннан алда эштән туктау, окладка өстәмә һәм 30 мең пенсия турында түбәндәгеләр билгеле булды.


Быел русиялеләрнең берьюлы ике категориясе пенсиягә вакытыннан алда чыгуга исәп тота ала.

Штат кыскару яисә предприятиене бетерү сәбәпле эштән азат ителгән гражданнар билгеләнгән сроктан ике елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак. Моннан тыш, вакытыннан алда пенсия түләү биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы аналарга да каралган.

Русия Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләргә һәм кайбер федераль хакимият органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Ведомство башлангычы буенча, окладларны 4,9 процентка индексациялиләр.

Русиядә шушы ел башыннан 30 мең сумнан артык пенсиягә халыкның якынча 20 проценты исәп тота ала. Атап әйткәндә – төньякта эшләгәннәр, хәрбиләр, галимнәр, артистлар һ.б. Бу хакта Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский белдерде.

Фото: РИА Новости.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: