Барлык яңалыклар
Икътисад
11 гыйнвар 2021, 18:29

"Безнең түземлекне сыныйлар бугай...

Якын арада бензинга янә хаклар артуы көтелә.

Русиядә нефть бәясе артканнан соң, бензинга да хак күтәрелергә мөмкин. Бу хакта «Коммерсантъ» гәзите фаразлый.

Әйтик, узган елның декабреннән АИ-92 һәм АИ-95 - 8 процентка, ягъни 48 һәм 49 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән. Белгечләр язганча, теоретик яктан дәүләт компанияләргә ил эчендә ягулыкны демпфер аша сатудан килгән югалтуларның бер өлешен компенсацияләргә тиеш, әмма гыйнварда нәкъ менә компанияләргә бу механизм буенча бюджетка түләргә туры киләчәк.

Басма аңлатканча, автобензиннарның күмәртәләп сату бәясе арту эчке базарда бензин белән куллануның кимүенә бәйле. Әйтик, декабрь ахырында бензин сату күләме 15 процентка кимегән. Шуңа күрә дә якын арада бензинга хак артуы көтелә.

Бу хакта Русия халкы Интернет челтәрендә үз фикерен язып калдырды. Әлбәттә, бу мәгълүмат беркемгә дә ошамады: "Бәяләрне күпме арттырырга була инде! Болар безнең түземлекне сыный бугай...", - дип язучылар күп.

Фото: pixabai.com

Автор: Ример Насретдинов https://kiziltan.ru/

Читайте нас: