Барлык яңалыклар
Икътисад
5 гыйнвар 2021, 01:38

Җылысы да исәптә булсын!

Бүген Башкортстан Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча комиссиясе ашыгыч рәвештә онлайн-утырыш үткәрде. Комиссия рәисе Алия Әхмәдуллина аларның формалашуына йогынты ясаган факторларны атады.

"Беренчесе - идарәче компанияләрнең җаваплылыгы, алар әлеге исәпләү приборларын ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга тапшырмый.

Икенчесе - күпфатирлы йортларда җылылык энергиясен исәпкә алу приборларының булмавы.

Өченчесе - милекчеләрнең контроль булмавы. Бу мәсъәләне республика Хөкүмәте «БашРТС» белән берлектә хәл итергә бурычлы, — дип шәрехли Алия Әхмәдуллина.

Аның сүзләренә караганда, исәпкә алу приборы булмаган йортларда онлайн мәгълүмат тапшырырга, аларны анализларга кирәк булачак. Республиканың Иҗтимагый палатасында халыкка торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үз грамоталылыгын арттырырга һәм шулай ук әлеге мәсьәләне үзе контрольдә тотарга киңәш иттеләр.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: