-11 °С
Болытлы
1 гыйнвардан Русия банклары дәүләт ярдәме белән ипотека программалары эшен туктатты. Хөкүмәтнең 2017 елның 1 мартына кадәр процент ставкаларын субсидияләүне дәвам итәргә вәгъдә бирүенә карамастан, дәүләт программасы тәмамланды.
Шул ук вакытта төзелеш компанияләре дәүләт ярдәме булмавын компенсацияләү ысулын табулары турында раслый – төрле банклар белән уртак программалардан алып үзаллы акцияләр һәм ташламаларга кадәр.