Барлык яңалыклар
Икътисад
1 гыйнвар 2021, 02:00

740 мең пенсионер бер тапкыр түләнүче акчаны алды

Башкортстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге 5000 сум күләмендә бер тапкыр түләнүче акчаны бирү өчен аларны таратучы оешмаларны тулысынча тәэмин итте. Барлыгы 5 млрд. 805 млн. сумнан артык акча юнәлтелде, дип хәбәр итә Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча бүлек управляющие Фоат Хантимеров.
Кредит һәм башка оешмалар аша пенсия алучыларга 3 млрд. 295 млн. сум күләмендә аларның исәпләренә бер тапкыр түләнүче акчаны күчерү тулы күләмендә тәмамланды.
13 гыйнвардан почтальоннар бер тапкыр бирелүче акчаны гыйнвар аеның пенсиясе белән бергә пенсияне китерү датасы 13еннән түләү чоры тәмамланганчы алучы пенсионерларга китерәчәкләр. График буенча 3еннән алып 12 сенә кадәр пенсия алган пенсионерларга 5000 сум акча 2017 елның 24 гыйнварыннан 28енә кадәр шулай ук өйгә китереләчәк. Китерүнең анык вакыты декабрьдә китерелгән пенсиянең квитанцияләрендә билгеләнгән.
Пенсионер өйдә булмаган очракта, бер тапкыр түләнүче акчаны ул 28 гыйнварга кадәр пенсия түләүче почта бүлегендә алырга мөмкин яки аны февраль аеның пенсиясе белән бергә февральдә китерәчәкләр. Пенсионер үзе алмаган бер тапкыр түләнүче акча аның гаилә әгъзаларына һәм мирасчыларына үлем очрагында алынмаган пенсия кебек үк, шундый ук тәртиптә бирелергә мөмкин. 16 гыйнварга бер тапкыр түләнүче акчаны республиканың 740 мең пенсионеры алган.

Читайте нас