Хөкүмәт Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Икътисадны үстерү министрлыгына һәм Финанс министрлыгына 15 февральгә кадәр идентификация системасын кертүнең “юл картасын” булдырырга кушты. Әлеге эш ике этапта үтәргә тиеш. 2018 елның 1 гыйнварыннан атлар, ишәкләр, качырлар, мөгезле эре терлек, боланнар, дөяләр, дуңгызлар маркировкаланырга тиеш. 2019 елдан – сарыклар һәм кәҗәләр, этләр һәм мәчеләр, йорт кошлары, кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр, йорт куяннары, умарталар, балык.
Хайваннарга 15 саннан торган номер биреләчәк, анда мәгълүмат системасына хайван турында барлык мәгълүмат кертеләчәк. Маркировкалар чаралары: чип, тамга, муенчак, татуировка, терлек тамгасы, боҗра. Хайванны тугач, яки илгә кертелгәч, тәүге өч айда маркировкаларга кирәк.