Барлык яңалыклар
Икътисад
30 декабрь 2020, 12:04

"Башкортстанда министрлар бизнесменнарны кулларында күтәреп йөртә..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе барышында республикага яңа килүче бизнесменнар турындагы сорауга җавап бирде.

- Мин ышанам ки, без бу елны, узган ел белән чагыштырганда, инвестицияләр җәлеп итү буенча үсеш белән тәмамлаячакбыз. Без бу өлкәдә җитди эшләр башкардык. Республикада бизнесменнар өчен яхшы шартлар булдырдык. Бу хакта бизнесменнар үзләре дә белдерә.

Алар безнең турында башка төбәкләргә дә сөйли: "Башкортстандагы кебек, сезне беркайда да яхшы итеп каршы алмыйлар. Анда министрлар сезнең белән бөтен сорауларны хәл итә, кулларында күтәреп йөртә", ди. Һәм шундый сүзләрне ишеткәч, мин бик нык куандым.

Бездә ТОСЭР, махсус икътисади зона уңышлы эшли һәм анда проектлар бүген үк гамәлгә ашырыла, заводлар төзелә башлады. Безнең алга таба да бу өлкәдә яхшы яңалыклар булачак, дип ышанам, - диде Радий Хәбиров.
Автор: Ример Насретдинов
Фото:https://kiziltan.ru
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: