Барлык яңалыклар
Икътисад
21 декабрь 2020, 14:48

Ставка түбән чакта алып кал

Банклар яңа елдан процент ставкаларын күтәрергә мөмкин.


Банктан кредит алырга планлаштыручыларга моны хәзер эшләү яхшырак. Бу хакта Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының (РЭУ) баш фәнни хезмәткәре Вячеслав Бобков белдерде.

"Кредит оешмалары кредитлар буенча ставкаларын арттыра - халыкның кредитлар алу мөмкинлеген чикли, чөнки алынган акчаларны кире кайтармау куркынычы арта. Бу фараздан чыгып, аякларында нык басып торган, үз көченә ышанган кешеләргә кредит алуның мәгънәсе бар, әлегә ставкалар түбән ", - дип сөйләде ул.

Икътисад фәннәре кандидаты, Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) укытучысы Константин Юрченко да моның белән килешә. "Кредит алу яки алмау
кешенең планнарына бәйле. Әгәр якындагы елда барыбер бизнесны үстерү өчен, яки башка максатта кредит алырга туры килә икән, бу очракта ставкалар артканчы ашыгырга кирәк ", - дип сөйләде ул.

Әмма икътисадчы шулай ук кредитны иртәме-соңмы түләргә туры киләчәген билгеләде һәм, ставкаларның күтәрелү ихтималлыгын да күз уңында тотып, барысын да бик төгәл исәпләп чыгарырга кирәк. Ставкалар күтәрелә дип паникага бирелергә ярамый.

"Банклар барлык яклап та страховкаланган. Гадәттә, ни генә булмасын, төп югалтуларны паникага бирелә торган як кичерә, ягъни кулланучылар ", - дип йомгаклады ул.

Фото:ТАСС.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: