Барлык яңалыклар
Икътисад
19 декабрь 2020, 11:09

6,5 процент - чынга ашарлык күрсәткеч!

Русия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә 2030 елга кадәр керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган русиялеләрнең өлешен 13,5 проценттан 6,5 процентка кадәр киметү максаты бик амбицияле, әмма реаль, дип белдерде.


- Мондый план 2030 елга кадәр керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган русиялеләрнең өлешен 13,5 проценттан 6,5 процентка кадәр киметүне күз уңында тота. Әлбәттә, 6,5 процент сакланачак, ләкин без реаль хәлдән чыгарга тиеш. Максат - амбициоз, әмма реаль, - диде Путин.

Президент 2000 елда халыкның 29 проценты хәерчелек чигендә яшәвен искә төшерде.

- Без 2017 елда күрсәткечне 12,3 процентка кадәр киметтек. Хәзер, кызганычка каршы, барлык проблемалар аркасында бу планка 13,5 процентка кадәр күтәрелгән. Бу, әлбәттә, күп - якынча 20 миллион кеше, - дип билгеләп үтте ул.

Фото: Башинформ агентлыгы

Ример Насретдинов https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: