Барлык яңалыклар
Икътисад
17 декабрь 2020, 14:01

Приставлар бурычларны түләтә башлый

Шуңа күрә аларны 2020 ел ахырына кадәр түләп бетерү җаен табарга кирәк.

2020 елда, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, төрле бурычларны түләүне (коммуналь һ.б.) кичектерү мөмкинлеге биргәннәр иде.

Кичектерүләрнең срогы 2021 елның 1 гыйнварыннан тәмамланачак, һәм суд приставлары бурычларны түләтә башлаячак.

Бу хакта юрист һәм арбитраж идарәчесе Динә Зайцева белдерде. "1 гыйнвардан бурычларны түләтү процедурасына кагылышлы вәкаләтләр суд приставларына тулы күләмдә кире кайтачак. Бурычны каплау исәбенә приставлар бурычлының кеременнән билгеле сумманы тотып бара алачак, әмма ул сумма керемнең 50 процентыннан артык булырга тиеш түгел ", - ди юрист.
Ул шулай ук, бурыч булганда, суд приставлары турыдан-туры эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәргә хокуклы булачак, дип өстәде. Бу очракта акча хезмәт хакы көнендә автоматик рәвештә Федераль суд приставлары хезмәте (ФССП) банк счетына күчереләчәк.

1 гыйнвардан шулай ук торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен вакытында түләмәгән өчен пеня һәм штрафларны түләтү яңадан башлана. Әмма акчасы җитмәгән русиялеләр социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.

Фото:URA.ru.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: