Барлык яңалыклар
Икътисад
17 декабрь 2020, 11:23

Карабодайга хак төшәчәк

16 декабрьдә Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев карабодай һәм карабодай ярмасы базарындагы вәзгыять буенча киңәшмә уздырды.

Чарада төбәкләрнең аграр ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук карабодай җитештерү һәм эшкәртү буенча эре предприятиеләр вәкилләре катнашты. Башкортстандагы вәзгыять турында төбәкнең авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Нуриәхмәтов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, республика карабодай җитештерү буенча лидерлар рәтенә керә. Агымдагы елда бу культура чәчүлекләренең гомум мәйданы 54 мең гектар тәшкил иткән, тулай җыем - 64,5 мең тонна, уңдырышлылык - һәр гектардан 11,9 центнер. Бу - Алтай краеннан һәм Орел өлкәсеннән кала өченче нәтиҗә. Төбәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең карабодай бәясе - тоннасы өчен 30 меңнән 35 мең сумга кадәр.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча республиканың карабодай игүче эре предприятиеләре вәкилләре карабодайга бәяләрне 10 процентка киметү турында карар кабул иттеләр. Бу якын арада булачак, дип хәбәр итте Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Башинформ

Ример Насретдинов https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: