Барлык яңалыклар
Икътисад
30 ноябрь 2020, 11:20

Пенсионерларны тикшерәчәкләр

2021 елда Русия пенсионерларының өстәмә керемнәре булу-булмауны, шулай ук аларның яшәү урыннарын тикшерәчәкләр.

Яшәү урыннарын тикшерү "төньяк өстәмә түләүләре" алучыларга яки чит илдә яшәүчеләргә кагылачак. Исәп палатасы элегрәк үткәргән тикшерүләр законсыз өстәмәләр ягына да, шулай ук пенсияләрне түләп бетермәү ягына да хокук бозулар булуын күрсәткән иде. "Шуңа күрә пенсия түләүләренең дөреслеген җентекләп тикшерү үткәреләчәк, чөнки, бер яктан, гражданнар пенсиянең билгеле бер өлешен алып бетерми, ә икенче яктан, Пенсия фондының чыгымнары арта, алар һәрвакытта да кире кайтарылмый", - дип яза "URA.RU" агентлыгы.

Беренче чиратта, өстәмә керемнәрне тикшерә башлаячаклар. Мондый тикшерүләр өстәмәләрне законсыз нигездә алуны һәм пенсиягә өстәмә түләүне төшереп калдыруга юнәлтелгән. Алар Федераль салым хезмәте, Русия Пенсия фонды (ПФР) һәм социаль яклау органнары тарафыннан уздырыла. Аннары хакимият төньяк төбәкләрдә эшләгәнгә югары түләүләр алучы пенсионерларның яшәү урыннарын тикшерәчәк. Бу очракта, сүз уңаеннан, пенсионерларның үзләренә мәгълүматларны раслау өчен ПФРга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Моннан тыш, тикшерү чаралары башка илләрдә яшәп, Русия пенсиясен алучыларга да кагылачак. Алар ел саен Русия консуллыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Фото: Пиксабай
Автор: Идрис Саитгалеев
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: