Атап әйткәндә, Радий Фәрит улы очрашуда ил җитәкчесенә җиткерүенчә, беренче яртыеллыкта республикада сәнәгать җитештерүе индексы 104,5 процент булган. Төзелеш тармагында үсеш 9 процент белән билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы тармагы 100 процентка эшләгән. Предприятиеләрнең керемнәре һәм нәтиҗәлелеге сизелерлек артуга бәйле, беренче яртыеллыкта төбәктә уртача хезмәт хакы 35 мең 400 сумга җиткән. Ә иң зур үсеш исә инвестицияләр өлкәсендә күзәтелә.
– Төп капиталга инвестицияләр күләме 113,6 процент тәшкил итте. Былтыр ул – 92, аннан алдагы елда – 90, 2016 елда 102 процент иде. Икътисадка инвестицияләр җәлеп итү – безнең эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш. Бу юнәлештә күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә хәзер төбәккә чит ил инвесторлары да агыла башлады. Әйтик, күптән түгел бездә Франциянең эре компаниясе йомшак сырлар җитештерү буенча завод төзи башлады, – диде бу хакта Президентка сөйләгәндә Радий Хәбиров.
– Бу бик яхшы, – диде, үз чиратында, Владимир Путин һәм төбәк җитәкчелеге алдында эшне алга таба да шушы югарылыкта алып бару бурычы куйды.
Хәер, соңгы ун айда Башкортстанда бу юнәлештә эшнең туктап түгел, бер генә мизгелгә акрынаеп торганы да юк, дисәк тә һич арттыру булмастыр. Әйтик, ил Президенты Владимир Путин белән очрашуның икенче көнендә үк Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Республика йортында Израиль дәүләтенең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гарри Коренны кабул итте. Әлеге очрашуда да сүз, нигездә, ике арада сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту, төбәккә Израильдән инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре турында барды. Аерым алганда, “Сочи-2019” Русия инвестиция форумында Израильнең LR Group җәмгыяте белән төзелгән ниятләр турында килешүне тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Биредә сүз Кушнаренко районында 7000 башка исәпләнгән сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплексын төзү турында бара. Израиль ягы аның төзелешенә 10 миллиард сум инвестиция салырга ниятли. Әлеге очрашу барышында Гарри Корен республика җитәкчелегенә проектны хуплаганы өчен рәхмәт белдерде һәм аның уңышлы гамәлгә ашырылачагына ышандырды.
Шул ук көнне республика җитәкчесе Радий Хәбиров рәислегендә Хөкүмәттә үткән “Инвестиция сәгате” дә бу юнәлештә анык карарлар белән билгеләнде. Анда республика Хөкүмәте һәм “Патриот” ит эшкәртү комбинаты арасында Ишембай районында оештырылган махсус икътисади зонада ит консервалары җитештерү заводы төзү турында килешүгә кул куелды. Бүгенге көнгә бизнес-план тулысынча әзер, төзелешкә техник бирем формалаштырыла. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 750 миллион сум тәшкил итәчәк.
29 августта исә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Урал тау-металлургия компаниясенең генеральный директоры Андрей Козицын Хәйбулла районында Подольск бакыр-цинк яткылыгын эшкәртүгә һәм яңа җир асты руднигы төзелешенә старт бирделәр. Аның нигезенә тәүге ташны салу тантанасында билгеләнүенчә, ул илдә бу төр иң эре рудникларның берсе булачак һәм Урал тау-металлургия компаниясе составындагы төп өч чимал базасының берсен тәшкил итәчәк.
– Бүген – безнең республика өчен бик әһәмиятле көн. Русия Федерациясендә иң эре яткылыкларның берсен эшкәртү башлана, ул дистә елларга сәнәгатьне тау-руда чималы белән тәэмин итәчәк. Безнең өчен объектның нәкъ республикада төзелүе мөһим, чөнки бу яңа эш урыннары, инвестицияләр, Хәйбулла районының һәм гомум Башкортстанның социаль үсеше дигән сүз, – диде шушы уңайдан оештырылган тантанадагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Әйтергә кирәк, Хәйбулла районында әлеге инвестиция проектын тормышка ашыру буенча ниятләр турында килешүгә җәй башында үткән “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда кул куелган иде. Әлеге төзелешкә якынча 50 миллиард сум инвестиция салыначак дип күзаллана.
Объект ике этапта файдалануга тапшырылачак. Беренче чираттагы Төньяк яткылыгын 2025 елда гамәлгә кертү һәм аны биш ел дәвамында эшкәртү күзаллана. Тәүге этапта елына 1 миллион тонна руда чыгарылачак, 600 кеше эшкә җәлеп ителәчәк. Икенче чират 2032 елда эшкә кушылачак. Үзәк яткылыгын файдалана башлаганнан соң еллык руда җитештерү күләме – 4,3 миллион тоннага, хезмәткәрләр саны 1400 кешегә җитәчәк. Шулай ук, әлеге территориядә яңа тау баектыру фабрикасы төзү дә күздә тотыла. Якынча исәпләүләр буенча, яңа яткылыкта запаслар 44 елга җитәчәк.
30 августта исә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә производствоны модернизацияләү нәтиҗәләре һәм инвестиция программасын тормышка ашыру барышы белән танышты. Башкарылган эш һәм салынган күләмле инвестицияләр нәтиҗәсендә бүген завод иң заманча һәм экологик яктан иң хәвефсез продукция җитештерүгә күчте дияргә мөмкин. Мәсәлән, соңгы елларда иң эре инвестиция программаларының берсен тормышка ашыру нәтиҗәсендә биредә бүген Русиядә иң эре акрил кислотасы һәм бутилакрилат җитештерүче завод төзелгән. Ул елына 80ешәр мең тонна акрил кислотасы һәм бутилакрилат һәм 35 тонна боз акрил кислотасы җитештерү куәтенә ия.
Радий Хәбиров караган “Мономер” заводы да модернизацияләнгәннән соң 355 тонна этилен һәм 160 тонна пропилен җитештерү куәтенә чыккан.
Әлеге вакытта исә предприятиедә барган иң зур төзелеш – каталитик крекинг комплексы. Аны 2020 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Яңа производствоның җитештерү куәте 1,1 миллион тонна продукция булачак.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Республика җитәкчелеге колачлы инвестиция эшчәнлеге алып бару нәтиҗәсендә, күренүенчә, бер атна эчендә генә дә берничә дистә миллиард сумлык инвестиция проектларына башлангыч бирелде яисә эшкә кушылды. Шунлыктан, ил Президенты Владимир Путинның бу юнәлештә Башкортстанда алып барылган эшчәнлеккә шундый югары бәһа бирүе табигый. Иң мөһиме – алга таба да, нәкъ Президент кушканча, темпларны төшермәскә, эшне шушы югарылыкта алып барырга. Ә моның өчен бездән – республика халкыннан да – Башкортстан җитәкчелегенә гомум төбәк мәнфәгатендәге әлеге мөһим башлангычларында һәрдаим терәк-таяныч булуыбыз, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүебез сорала.