Барлык яңалыклар
Икътисад
6 февраль 2019, 23:57

Радий Хәбировны нәрсә таң калдырган?

Бүген УМПОга эш сәфәре вакытында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров предприятие җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрде.

- Без завод үсеш алсын һәм заказлар булсын өчен республика күрсәтә алган ярдәм чаралары турында сөйләштек. Чөнки без бергә эшләргә тиеш. Без көндәшлек заманында яшибез. Биредә җыелган узелларны җитештерүче берничә генә предприятие бар. Шуңа күрә терсәкләрне эшкә җигеп алга барырга тиешбез, - диде Радий Хәбиров.
Ул якын көннәрдә Оборона министрлыгы, "Газпром" җитәкчелеге белән очрашырга ниятли.
Бүгенге киңәшмәдә исә социаль мәсьәләләр, гражданнар авиациясе өчен двигательләр төзүне үстерү мәсьәләләре каралган.
УМПОның цехларын караганнан соң, аны куанычлы хисләр биләп алган.
- Бу - зур тарихлы уникаль предприятие. Биредә яхшы коллектив тупланган, яшьләр күп. УМПО вакыт белән бергә атлый, заманча технологияләр куллана. Мине Европа заводларын хәтерләтүче кайбер цехлар таң калдырды. Бу - XXI гасыр предприятиесе, - диде Радий Хәбиров.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Башинформ
Читайте нас: