Барлык яңалыклар
Икътисад
31 гыйнвар 2019, 13:40

Нәрсә ул НДС?

Казнаның өчтән бер өлеше шушы салым исәбенә тулылана. Русиядә салым реформасы уңаеннан бәхәсләрнең тынып торганы юк. Мәсәлән, соңгы елларда 13 процентлы керем салымын үзгәртү, дөресрәге, керем күбәйгән саен салым шкаласын да арттыра бару турында сүзләр булды. Ләкин әлегә бу төр салым ставкасын 13 процент килеш калдырдылар, өстәмә бәя салымы (НДС) 18дән 20 процентка күтәрелде. Мондый адым русиялеләрнең матди хәленә зыян китермәячәк, диделәр. Бу чыннан да шулаймы соң?

Безнең илдә керем салымы иң түбәннәрдән исәпләнә. Башка алга киткән дәүләтләрдә ул 28-48 процент тәшкил итә. Ил бюджеты нигездә нефть һәм газ сәнәгате исәбенә тулылана дип уйларга күнектек. Әмма, асылда алай түгел. Анда нефть һәм газ өлеше 35-38 процент чамасы. Шунысы да бар, бу ягулыклар бәясе даими үзгәреп тора һәм әлеге өлеш артырга яки кимергә дә мөмкин. Ә менә керемебезнең яртысын диярлек дәүләткә бирүебезне күпләр белми. Чөнки бу хәл күзгә бәрелеп тормый. Мәсәлән, хезмәт хакын 50 мең сум дип алсак, 13 процент керем салымы тотып калынгач, 43500 сум кала. Ә эш белән тәэмин итүче, хезмәткәргә шушы 50 мең сумны түләүдән тыш, аның өчен пенсия, социаль һәм медицина страховкасы фондларына 12500 сум күчерә, бу, шулай ук, безнең акча исәпләнә. Шулай итеп әлеге эш хакының барлыгы 20000 сумы (38 процент) салымнар булып чыга. Салымнар моның белән генә чикләнми. Акциз, НДС бар. Алары без сатып ала торган товар бәя­сенә салынган. Бензин бәясендә салымнар өлеше — 60 процент, аракы, сыра кебек акцизлы товарлар белән дә шундый ук хәл. Мәсәлән, 30 мең сумга телевизор сатып алсагыз, шуның 5400 сумы НДС буларак дәүләткә, бюджетны тулыландыруга китә.
НДС куллану товарларының барысына да салына. Элегрәк сәүдә салымы дигән төшенчә бар иде. Хәзер ул бетерелде. Әмма бу салымнар икесе дә охшаш. Кибеткә, заправкага яисә башка хезмәт күрсәтүче предприятие­ләргә мөрә­җәгать иткән, товар һәм хезмәтләрне сатып алган гражданнар барысы да НДС түли. Дөрес, сәүдә салымын сәүдә итүчеләр түләсә, НДСны товарны (чималдан билгеле бер продук­циягә әверелгәнче) җитештерүче­ләр һәр стадиядә өлешләтә түли. Әйтик, фабрика агач эшләнмәләр җитештерә. Ул агачны урман хуҗалыгыннан сатып ала. Агач бәясендәге НДСны урман хуҗалыгы түли. Фабрика исә эшләнмәләрне мебель җитештерүче­ләргә сата, агачны эшкәрткән өчен ул үзенең бәясен өсти дә шул өстәлгән бәянең 20 процентын дәүләткә түли. Мебель җитеш­терүчеләр дә үзләре өстәгән бәядән әлеге салымны казнага күчерә. Ә инде сатып алучы НДСны товарның тулы бәясеннән түли. Шулай булгач, бу салым ставкасының ике пунктка артуы халыкның матди хәленә зыян китерми, дип әйтү дөреслеккә туры килми. Бу очракта салым арту яшәү сыйфатына тәэсир итми калмый, дисәк урынлы була торгандыр. Дөрес, күпчелек азык-төлек, балалар киемнәре, дарулар, матбугат басмалары һәм башка социаль әһәмиятле товарларга НДС 0-10 процент күләмендә (нинди категориядә булуга карап) генә салына. Яңа елдан бу ставка артмады. Димәк, азык-төлек, дару бәяләре­нең үзгәрү-үзгәрмәве турыдан-туры НДС белән бәйле була алмый.
НДС — тулысы белән федераль бюджетка күчерелә торган салым. Казнаның өчтән береннән күбрәк өлеше шушы салым исәбенә туплана. Алгарышлы икътисади үсешкә ирешү (кабул ителгән дәүләт программалары, зур инфраструктур төзелешләр һәм башкалар исәбенә), Русия Президентының “май указларын” гамәлгә кертү өчен бюджетта акча җитми диләр. Әлеге указлар, әйтик, 2024 елга кадәр илдә фәкыйрьләр санын икеләтә киметү максатын куя. Үзе бай булып та шактый халкы ярлылыкта гомер кичергән илдә салымнарны арттырып кына хәерчелекне киметеп булмый, диләр кайбер аналитиклар. Ә кайберләре исә иртәгә яхшы яшәү өчен бүген билне кыса төшкәндә дә ярый, ди. Кемнең хаклы, ә кемнең түгел икәнлеген вакыт күрсәтер.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: