Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2019, 13:32

Үз эшеңне ачарга теләсәң, рәхим ит!

Башкаланың Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Уфа шәһәренең Кече эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү фонды белән берлектә “Эшкуарлык нигезләре” буенча чираттагы бушлай курс-консультацияләр оештыра.

Курсларга үз эшен ачарга теләүче һәркем, шул исәптән пенсионерлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар, чакырыла.
Дәресләр 11-22 февральдә Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 47/1, 23нче кабинет адресы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак.
Курсларга алдан (347) 251-14-83 телефоны буенча, яки шул ук адрес буенча 16нчы кабинетка шәхсән килеп язылырга мөмкин.



"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: