Барлык яңалыклар
Икътисад
10 гыйнвар 2019, 11:18

Саннар түгел, сыйфат мөһим!

Республика җитәкчелеге билгеләгән үсеш стратегиясендә бу — төп өстенлек. Яңа ел яңа таләпләр, аерым алганда, яңа уңышларга ирешү максатлары кую белән башлана. Төбәк үсеше, иң беренче чиратта, икътисадның торышына бәйле. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын җиткергәндә икътисад буенча җитди максатлар билгеләде һәм бурычлар куйды. Русия Президенты да күптән түгел, илнең алдагы алты елга үсеш стратегиясен тәкъдим итеп, “кешеләр өчен саннар яисә процентлар мөһим түгел, алар тормыш сыйфатын яхшыртуны көтә, шуңа күрә агымдагы елда без җитди эшләр башкарырга тиешбез”, дип билгеләде.

Аерым алганда, республиканың икътисад үсешендә “Башнефть”, “УМПО”, “Газпром нефтехим Салават” зур роль уйныйлар. Мәсә­лән, узган елда республика бюджетка салым керемнәренең үсеш темплары буенча илдә лидер-ларның берсе булды. 2017 елдагы белән чагыштырганда, бюджетка 21 миллиард сум акча күбрәк кергән. Шул акчаның 30 проценты – “Башнефть” салымы.
Быел Русия Президенты карары нигезендә төбәкләргә илкү­ләм проектлар кысаларында триллион сум акча керәчәк, дип белдерде Радий Фәрит улы. Сүз хез­мәт хакын һәм пособиеләрне арттыру турында бара. Медицинага һәм мәгарифкә, мәдәнияткә, спортка, юллар һәм күперләр төзеле-шенә, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерүгә зур ресурслар юнәл­теләчәк.
— Безнең республи­ка ил икъ-тисадының яртысын формалаштыручы әйдәп баручы 10 төбәк арасында. Шуңа күрә федераль үзәкнең ярдәмен алырбыз дип уйлыйм. Эшләргә генә кирәк. Республика Хөкүмәте, сенаторлар, депутатлар гомумдәүләт проектлары аша бу ресурсларны юл-лап алуга барлык көчен салырга тиеш, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Шулай ук, республикада шәһәр һәм район бюджетларының керем өлешен үстерү өчен шактый ресурслар кирәк. Бу максатта кече бизнес белән җитди эш алып барылачак. Әлеге проблеманы хәл итү өчен республикада эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү буенча муниципаль стандартларны гамәлгә кертү, анда урындагы властьның бизнес белән эшләү тәртибен аныклау максаты куелды.
Республикага, шулай ук, тышкы икътисади, экспорт эшчәнлеген үстерергә, халыкара хезмәттәш­лекне киңәйтергә кирәк.
Ример НАСРЕТДИНОВ.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: