Барлык яңалыклар
Икътисад
29 декабрь 2018, 17:46

“Акыллы счетчиклар" урнаштырылачак

Владимир Путин “акыллы электр счетчиклары” урнаштыру турында законга кул куйды.

Ил Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясендә электр энергиясен исәпкә алу системасын үстерүгә бәйле рәвештә Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү” турында законга кул куйды. Ул Энергетика министрлыгы тарафыннан эшләнде, интеллектуаль приборлар һәм электр энергиясен исәпкә алу системаларына бердәм таләпләр билгели. Президент имзалаган документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Закон нигезендә, 2020 елның 1 июленнән кулланучы исәпкә алу приборын файдалану, счетчикның сафтан чыгуы турында кемгә дә булса хәбәр итү, яңасын кую бурычларыннан азат ителә. Шул ук вакытта кулланучыда исәпкә алу приборының төзеклеген тәэмин итү бурычы сакланып кала (әгәр дә прибор кулланучы бинасы эчендә булса).
Министрлык билгеләп үткәнчә, тармак өчен мондый карар электр энергиясе тотынуны һәм чыгымнарны киметү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, кулланучыда электр энергиясе сыйфатын контрольдә тоту, шулай ук түләү тәртибен һәм ташламаларны куллануның максатлылыгын аныклау исәбенә чыгымнарны киметү коралы булачак.
Русия энергетика министры Александр Новак сүзләренә караганда, электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль приборларын гамәлгә кертү дәүләткә энергия агымын киметкәндә елына 70-80 миллиард сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кулланучыларны шулай ук энергетика һәм коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларына техник хезмәт күрсәтү зарурлыгыннан да азат иткәннәр. Хәзер бу мәшәкатьләр су, җылылык, электр счетчикларын һәм кулланучылар йортларында башка приборларны куючы оешмаларга йөкләтелгән. Җаваплы кешеләр гарантия вакытын мөстәкыйль күзәтеп торачак, күрсәтмәләрнең төгәллеген тикшерәчәк, җитешсезлекләрне бетерәчәк, барлык технологик һәм яшәеш циклы дәвамында исәпкә алу системаларын контрольдә тотачак.


Фото: Башинформ" агентлыгы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: